Тимер юл (Алиш)/Вокзал

Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Вокзал


Мин тимер юлны менә мондыйдыр дип уйлый идем: ул үзе урам төсле, ә аңа туфрак та, такта да түгел, плитә-дәге төсле тип-тигез тимер җәелгәндер дип күз алдына китерә идем. Әгәр инде вагоннан егылып төштеңме, эшең харап, тимергә бәрелеп, берәр җиреңне бик нык авырттырасың йә бөтенләй үләсең. Менә шуңар күрә дә шул, егылып төшеп кала күрмә, диләр. Вокзалны да мин әлегә кадәр һичбер күргәнем юк иде.

Вокзал ул гади бер зур йорт икән. Өстендә сәгате дә бар. Шәһәрдәге иң дөрес сәгать шушы, дигән була әти. Сәгатьнең стрелкалары шундый зур, әти әйтә, кайвакыт анда кошлар да килеп кунгалыйлар, ди. Ул сәгать үзе пыяладан эшләнгән. Аның артына ут яндыралар. Без вокзалга кич кенә килеп җиттек, ә сәгатьнең бөтен цифрлары ялт итеп күренеп торалар иде.

Вокзалның капка шикелле өч ишеге бар. Аның тирәсендә халык, халык... Кайсы керә, кайсы чыга. Анда сандыклар, чемоданнар күтәргән абыйлар. Зур-зур төенчекләр тоткан апалар ашыга-ашыга эчкә кереп китәләр. Без килеп җитүгә, ак алъяпкыч япкан ниндидер бер абый йөгереп килде дә безнең әйберләрне эләктереп тә алды. Мин «ай!» дип кычкырырга теләгән идем дә, әтинең:

— Носильщик, безгә Москвага бара торган поезд кирәк, сигезенче вагон, — дип әйтүен ишеткәч, тукталып калдым.

Носильщик безнең чемоданнарны тотты да туп-туры ишеккә таба ашыга-ашыга китте. Кулына корзинка тоткан әни, аның артыннан өлгерә алмагач, йөгерергә кереште. Безнең ул корзинкада колбаса, алмалар бар, мин үз күзем белән күрдем, әни анда конфетлар да салды. Халык шундый күп иде, мин бервакыт әнине дә, носильщикны да югалттым. Ишектән кергәч, баскыч буйлап өске катка күтәрелдек һәм кинәт зур, бик зур бер бүлмәгә килеп кердек. Бүлмәнең идәне таш, тип-тигез, ә бер малай да түшәменә тидерерлек итеп таш ыргыта алмас, шундый биек. Һәр урынында түгәрәк фонарьлар яна. Бик якты һәм бик күңелле бу бүлмәдә. Бар әйбер ялтырый, түшәмгә тиярлек булып, яшел кисмәкләрдә зур-зур агачлар үсеп утыралар. Бу агачларның ботаклары юк, бары тик очларында тешле-тешле яфраклары бар. Тагын анда ялтырап тора торган кып-кызыл шкафлар да бар. Әти минем белән туп-туры шул шкаф янына килде, кесәсеннән тыгылып акча алды һәм шкафтагы бер тишеккә шул акчасын салып та җибәрде, ә ул арада аскы тишектән ак билет сикереп чыкты. Мин тагын:

— Ни өчен? — дип сорадым. Әти:

— Бу — касса-автомат. Бу билетны алмасаң, сезне озатырга поезд янына кертмиләр, — диде.