Тимер юл (Алиш)/Мин машинистны ничек күрдем

Тимер юл
Автор: Абдулла Алиш

Мин машинистны ничек күрдем


Без әни белән акрын гына бардык, чөнки кешеләр бик күп. Алар барысы да безнең поезддан төштеләр. Миңа берни дә күренми иде. Менә без паровоз янына килеп җиттек. Ул пошкырынып тора. Паровоз будкасының тәрәзәсеннән машинист карады. Без якын ук килеп җиткәч, мин ул күрсен дип кулымны селкедем. Ә ул күрмәде, чөнки мин кечкенә. Шулчак барысы да никтер туктап калдылар, әни белән мине этеп-төртеп паровоз янына кадәр китерделәр. Машинист янына. Паровоз бик пошкырынып торса да, мин барыбер, барлык көчемне җыйнап:

— Машинист абый! — дип кычкырдым.

Ул тәрәзәсеннән аска таба карады да мине күрде. Мин аңар кулымны селкедем һәм:

— Югалган малай ул мин идем, радио минем турымда сөйләде, — дип кычкырдым.

Ә машинист абый көлде һәм ул да кулын селкеде.

Паровоз мичкә төсле озын, кара. Ә морҗасы кечкенә генә. Мин ул кычкыртсын иде дип бардым, ләкин ул кычкыртмады.