* * *
Тугъды, көн тугар кеби, бер сахибе һиммәт гани;
Чарасыз мәдх итмәсенә мәҗбүр әйләде бәни.
Исме аның Вәлиулла, димәк, улыр әүлия;
Хамие дине Мөхәммәд һәм хәбибе әнбия.
Тасвир итде мәдрәсәне гүя бер гәүһәр фишан;
Пакьлеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан нишан.
Тәҗдид итде мәктәбең ашханә, госелханәсен;
Иҗтиһадла табдул һәрбер мљшкилгә бер чарасын.
Кәлде, тәгъмир әйләде, дәфгъ әйләде зилләтләри;
Галәми игъмар идәҗәк тагъ кисәр һиммәтләри.
Япды җәннәт кеби идеб мәхдүм өчен бүлмәйе;
Шунда мохтар итде мәхдүм ятмайы-ултырмайы.
Бундан әүвәл барча искеләр иде.
Халь дилилә мәдрәсә сљйләр иде;
Диер иде: «Сез мине ник бакмыйсыз?
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?»
Агълар ирде: «Банием үлдеме? – диб.–
Йә исә шартладымы, бљлдеме?» – диб.
Дир иде: «Мортаза бай! Мортаза бай!
Сән нигә бигрәк саран булдың болай?
Нигә салдың син бәни – карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.
Мортаза бай! Син төзәтмәссең бугай –
Мин телимен Алладан икенче бай».
Күб дә үтмәде – кабул булды теләк,
Мөнкәсир улды һәм әгъразе киләб:
Чыкды аңсыздан Хәмидуллин Вәли,
Тәгъмир итде балядә мәзкүрләри!
Бу затмыш зљбдәэ сангать илаһи,
Инсан имеш дә фитърәте кәмаһи
Мәүлямез әмсалене итсен гадид,
Таки улсын бәхтияр гасры җәдид!
Хәзерге әдәби телдә
* * *
Туды, көн туган кебек, бер игелек иясе бай;
Мактатырга мәҗбүр итте ихтыярсыздан бугай.
Исме аның Вәлиулла, димәк, ул – изге кеше;
Мөхәммәд динен яклаучы, пәйгамбәрләр сөюче.
Бизәде мәдрәсәне ул асылташ кебек итеп;
Гүзәллеге оҗмахны искә төшерерлек итеп.
Мәктәп ашханәсен, юыну бүлмәсен яңартты;
Тырышлыгы белән кыен эшкә чарасын тапты.
Килде дә ямьсез, килбәтсез урыннарны төзәтте;
Тау кисәр эшлекле ул – тотынса, дөнья төзәтер.
Мәхдүм өчен дә бер бүлмәне гүя җәннәт итте;
Мәхдүм дә аны үзенә тору урыны итте.
Моннан элек барсы да иске иде.
Мәдрәсә күңле белән әйтә иде,
Диер иде: «Соң ник мине сез бакмыйсыз?
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?»
Елый иде: «Хуҗам-бай үлдеме? – дип.–
Әллә ул шартладымы, бөлдеме?» – дип.
Әйтә иде: «Мортаза бай! Мортаза бай!
Син нигә бигрәк саран булдың болай?
Нигә салдың син мине – карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.
Мортаза бай! Cин төзәтмәссең бугай –
Мин телимен Алладан икенче бай».
Күп тә үтмәде – теләк кабул булды,
Кабат ялваруга урын калмады:
Чыкты аңсыздан Хәмидуллин Вәли,
Нишләгәнен санап чыктым бит әле!
Ул илаһи осталыкка ия икән,
Тумыштан ук игелекле кеше икән.
Алла мондыйларның санын арттырсын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!