Тузанлы шүрлекләрдән
(оригинал орфографиясе)
Борынгы Идел буе әдәбиятының, 19 йөзнең соңгы чирегеннән элгәреге, кирәгенчә тикшерелеп бетә алмаган һәм ул чорны тулы рәвештә тикшерерлек матирияллар да табылып җитә алганы юк әле.
Дөрес, 1815 нче ел тирәсендә үлгән Утыз Имәнидән башлап, бер-бер артлы тезелгән Әбелмәних, Кандалый, Шәмсетдин Сүфи, Һибәтулла ишан, Чокырый кебек үзләрен билгеле бер күләмдә үлчәрлек әсәрләр калдырган шагыйрлар белән, кай бер парчалары аша гына исемләре саклана алган тагын бер утызлап шагыйр 19 йөз әдәбиятын үлчәргә байтак кына матириял була алалар. 18 нче йөз әдәбиятыннан безгә бер ничә шагыйрның, кай бер әдәби парчалары гына билгеле.
17 нче йөз әлегә чаклы бөтенләй карангы иде, «Мәүла Колый» исемендәге берәүнең 1676 нчы еллар тирәсендә язылган бер диван табылу аркасында, ул йөз әдәбиятының бер бүлеген күрә алдык.
Әлегә чаклы табылган шул матириялларны тикшерү аркасында, Идел буе әдәбиятының өч-дурт йөзлек шул борынгы чорына: «әдәбиятның суфыйлык идиялугиясе белән сугарылган чоры» дип бәһа бирәбез.
Чөнки: ул чорда каләм күтәргән Идел буе шагыйрьләренең азык ала торган урыннары, үзләренең үткен каләмнәре, кискен тасвирлары аша шәрекъ дөньясы суфыйлык идиялугиясе белән күмүдә дан тоткан: Ширази, Хәрири, Сәгъди, Ясәви, Фезүли кебек шәрекъ шагыйрьләре булган. Идел буенда шулар чишмәсе су биреп торган. Идел буе шагыйрьләре аларның эслүбен, үлчәүләрен генә алмыйча, алар алга сөргән идиялугияне дә ерлаганнар.
Шуның белән бергә, Идел буе шагыйрьләрен чорындагы табигать һәм тормыш агымнарының байтак тармаклары, шәрекъ шагыйрьләренең мөхитенә ..карак(?) булганлыктан, Идел буеннан күтәрелгән шагыйрьләр арасында суфыйлык идиялугиясеннән, рамантизем агымыннан тайпылучылар да килеп чыккалаган. Мәсьәләнең тикшереләсе ягы да бигерәк менә шунда. Бу як әлегә чаклы томанлый барды, моңар матириял җитмәде. Әлегә чаклы андый тайпылучылардан тарих бары Кандалыйны гына белә иде. Тикшерә башласак, андыйлар Кандалый гына булмыйча, алар арасында яңаруга, үсүгә ашкына торган рияльни сызыкларда язучы каләмчеләр барлыкның чаткылары күренә:
Тузанлы шүрлекләрдән табылган парчалар арасында,
«Очар кош дик канат кагып айга менсәм, Айга басып бу җиһанның барын күрсәм, җиһан эчрә нәләр барын баек белсәм, Сәгадәтнең капусын ачар идем» дип ашкынучылар һәм «Ишәм таулар, кисәм ташлар, Төзәм йортлар, ватандашлар! Бәнга бакса каләм кашлар, Рәкыйбләрем ватан ташлар» кебек рияльни шигырьләр очырый.
Ләкин борынгы китапларны язучылар, күчерүчеләр арасында бик күпләре үзләренең имзаларын һәм язылу тарихларын каралап китүдә саранлык иткәнлекләреннән, монда мисалга алынган парчалар кебек җәүһәрләрнең ул яклары әлегә томанлый кала. Музилар, тарихлар бирә алмый торган кай бер кыйммәтле матириялларны саклаучы шүрлекләр, киләчәктә, бәлки, аларны безгә ачып бирерләр.
Ул шүрлекләр, эзләнгән саен аз булса да, үзләренең тарих өчен кыйммәте зур булган бүләкләрен бирә торалар. Әлегә чаклы югарыда сөйләнгән чорларның каләмчеләреннән без бары ирләрне генә белә идек. Шүрлекләребезгә, 18 нче йөз эчләрендә үк гарәп, фарсы теле белән шактый гына танышлыгы булган көчле каләмле катыннанрның да әдәбият сахнасында ялтыраганлыкларын күрсәтә. Болар җөмләсеннән, 1797 нче елда, Бохарадан кайтканда, «Каурмач» илендә үлеп калган иренә карата мәрсия язучы «Мөршидәи Хәмидә» ханымны санарга ярый. Башына «Мөршидәи Хәмидә зүҗәи Габдерәхим Болгари» дип язылган 64 мисраглы бу мәрсия, Бөгелмә кантуны, Шөгер вулысы Тимәш авылы шүрлегеннән, «Мәүла Гыйрфан» каләме белән күчерелеп җыйналган бер җыентыктан табылды. Теле матур, тасвиры җанлы, үлчәүләре тигез, бетемнәре (?) килгән бу мәрсия, язучысында әдиплек көче, заманына күрә, шактый гына тулы булганлыкны күрсәтә.
Мәрсиянең азактагы мисрагларында:
«Һәзар ике йөз унөчтә Дүшәнбе көн элек кичдә, Гариб ләфызы хисабында Гарибемдин җөда булдым
дип, ярының үлгән елын әйтә дә аны «гариб» сүзе эчендә әбҗәд хәрефләре белән дә ныгытырга тырыша.
(Мәрсия хәзргә минем кулымда саклана, вакыты белән әлбәттә матбугатка чыгарылачак.)
Менә мондый парчалар әле ул борынгы чорның кирәгенчә тикшерелеп бетмәгәнен һәм яңадан-яңа матириял табылу аркасында мәсьәләнең ачыла баруын аңдыра.
Әдәбият сөючеләр һәм башкача мәгариф эше белән кызыксынучылар тузанлы шүрлекләрне актаруда дәвам итәргә тиешлеләр. Аларда сакланган матириялларга караганда, югалып беткәннәре күберәк булса да, бар калганын без актарып танышырга тиешле, бәлки анда безгә билгеле булмаган әллә нәрсәләр ята торгандыр.
|