Чәчәкләр (Җәлил)

Чәчәкләр
Автор: Муса Җәлил

Чәчәкләр


Барыгыз болынга, балалар!
Йөгрегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.

Бу җирдә күп булды сугышлар,
Янгыннар, явымнар, давыллар,
Киселде күп батыр тормышлар,
Янды зур калалар, авыллар.

Ил өчен барды бу зур көрәш,
Давыллы, дарылы елларда.
Сеңде бу туфракка күпме яшь,
Күпме кан тамды бу кырларга.

Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җиңүгә иреште.
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте.

Бу гөлләр шытты җир-ананың
Яралы йөрәге түрендә.
Ничек ул йөрәкнең янганын
Мин күрәм аның һәр гөлендә.

Җыегыз, балалар, сез җирнең
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.
Китрегез данлыклы хөр илнең,
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Сезнең дә, бәлки, бу сугышта
Үлгәндер атагыз, анагыз,
Хәтерләп сезне соң сулышта...
Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Сез назлап үбегез гөлләрне,
Хуш истән күңлегез ачылсын.
Җир бирде сезгә шат көннәрне,
Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын.

Балалар, сез гөлләр үзегез,
Чыктыгыз калкып җир карныннан.
һәм чәчәк аттыгыз, үстегез
Атагыз, агагыз каныннан.

Сез безгә шулкадәр кадерле,
Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!
Ал таңы алдагы дәвернең
Йөзегездә чаг ладыр шикелле.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.