Яңа килен (Алиш)/Вәсимә

Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Вәсимә


Әхәт, читкә киткәнче, гармун артыннан йөрде, кызлар янына кич утырырга барды.

...Шулай эш беткән көннәрнең берсе иде. Миңсафа абзыйлар Тулбай авылына кунакка киткәннәр иде. Өй аулак калгач, Вәсимә кызлар җыйды. Башта исәпләре егетләр кертмәскә иде. Тик егетләр килеп бимазалагач, кызлар түзә алмадылар, керттеләр.

Гармун өйгә кергәч үк телгә килде.

— Туктагыз әле, егетләр, берәр уен уйнап җибәрик!

— Ни уйныйбыз соң?

Кызлар да каршы тора алмадылар:

— Әйдәгез, йөзек салыш...

— Юк, кирәкми!

— Ватык патефон уйныйк.

Тора-бара уен кызып китте, «ефәк үлчәү», «кофе сатулар» — берсе дә калмады...

Гел бер уен туйдыргандыр, ахры, кемдер күтәреп алды:

— Даваегыз, почтальон уйныйбыз!

Шул арада берәү ишекне ачып өйалдына чыга да бикләнмәгән ишекне дөбердәтергә тотына:

— Кем бар?

— Почтальон.

— Ни бар?

— Хат китердем.

— Кемгә?

— Әхәткә.

— Бар, Әхәт.

Әхәт тунын алып чыгып китә. Әле бу уенның башы гына. Әхәтне күрше кызы Хәтирә генә чакырган. Хәтирә озак тормый, инде ишекне Әхәт шакылдата:

— Кем бар?

— Почтальон.

— Ни китергән?

— Хат.

— Нинди хат? Пичәтсезме?

— Пичәтсез.

— Кемгә?

— Вәсимәгә.

— Бар, Вәсимә.

Миңсафа кызы Вәсимә өйалдына чыкты. Алар Әхәт белән бер-ике күрешкәннәр, танышлар иде инде. Шуңа күрә ул бу юлы Әхәтнең аны кочаклап, суырып үбүенә дә гаҗәпләнмәде.

...Ишек ачылды да ябылды, ачылды да ябылды. Уен шулай кабатланды... Менә шулай Вәсимә Әхәтне киткән җиреннән көтте. Бер ел көтте — юк, ике ел — юк. Ниһаять, киткән җиреннән Әхәт тә кайтты. Ул гына кайтмады шул, алар икәүләп кайттылар... Кайтканнан бирле Әхәт Вәсимәгә бер сүз дәшкәне юк. Аның өчен хәзер Вәсимә дөньяда әллә бар, әллә юк...