Яңа килен (Алиш)/Утлы күмер белән шаярма!

Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Утлы күмер белән шаярма!


Колхоз правлениесендә көн дә җыелалар. Эштән арып кайту юк, ни юк — шунда керәсең, һаман сөйләшеп утыралар.

Кайчакта төрле бәхәсләр, дөнья хәлләре турында төрле тикшеренүләр була.

— Әй, җегетләр, кайсыгызның тәмәкесе бар? Үләм инде, бүген тарткан юк...

— Мә, берне төрдереп җибәрим әле! Матри, үзең дә төрдерерсең, булган чакта.

- Әй, була ул.

Әхәт белән колхоз председателе нидер шутлыйлар.

— Иртәгә ун олау белән Олы саз буендагы көлтәләрне алдырырга кирәк.

Әхәт сәгатен чыгарып карады.

— Сәгать унике тулган, иртәгә эшкә барасы бит, кайтып ятыгыз, җегетләр.

— Хәзер кайтабыз, Әхәт, тик менә...

— Тик менә нәрсә?

— Шул, тәмәке юк, дим.

— Кайгырмагыз, җегетләр, иртәгә алып кайтам. Бүген райколхозсоюзга барган идем, иртәгә була, диделәр.

- Ярый, ярый гына, алай булса. Кемдер, өреп, утны сүндерде.

- Әйдәгез, кайсыгыз Кала урамына кайта? — диде Әхәт.

Эндәшүче булмады.

Ай болытлы күктән карап елмайды. Әхәт, талган башын түбән иеп, алга атлады. Менә Ык суы буе. Җылы пар һавага күтәрелә, бакалар төнге тынлыкны бозалар... Хәйретдиннәр өендә ут һаман бар. Исерекләр җырлаган тавыш ишетелә:

Атлар җиктем мичәп-мичәп, безгә дошман унбишләп.

Булса булсын алтмыш бишләп, йөрик теләсә нишләп.

Капкадан кемдер чыкты.

Алай да алдырырбыз без, болай да алдырырбыз...

Карачкы, ава-түнә, урам уртасына чыгып басты, тирә-якка борылып карый башлады. Әхәт белән алар күкрәккә күкрәк килделәр. Исерек Әхәтне таныды:

— Ә-ә, Әхәт, авылның патшасы икән, безнең икмәкне талаучы...

Исерек Әхәткә таба үрелде.

— Хәйретдин абый, кит, дим, якын килмә.

— Бер сүз генә әйтәм: кара, энем, безнең белән сакланып эш кыл. Утлы күмердән кулыңны пешермә. — Исерек көлде... — Бер сүз әйтәсем бар...

— Якын килмә! - Әхәт исерекне читкә төртеп җибәрде. Ул аңа карамады, тагын килә башлады. — Хәйретдин абзый, язуны кем язды?

— Без язмадык, белмим-белмим.

Исерек булса да, Хәйретдин аны белгертмәде.

— Бер сүз әйтәсем бар, энем Әхәт. — Ул тагын Әхәткә үрелә башлады.

Капка тагын ачылды. Аннан кемнәрдер сүгенә-сүгенә чыктылар.

— Язу гына әз әле аңа, — дигән соңгы җөмлә Әхәткә ишетелде.

Ул, эшнең начар буласын сизенеп, тиз генә китәргә уйлады, ләкин Хәйретдин:

- Тотыгыз, тотыгыз! — дип кычкырды.

Әхәт наганын кесәсеннән алды, өелеп-өелеп ташланган чакта, наган ачылып китте. Әхәтнең бугазыннан тоткан Хәйретдин аны җиргә екты.

— Бер сүз әйтәм дидем: утлы күмер белән шаярасың, кулың пешерерсең, - дип мыгырданды.

Кемдер бер-икене биреп тә алды. Исерекләр егылган Әхәт өстенә өелделәр. Ул җилкенеп-җилкенеп карады. Каршыдагы өйнең капкасы шыгырдады. Урамның теге ягыннан килеп җиттеләр:

— Коткарыгыз!!!

Төн тынлыгы ертылды. Аргы очта этләр өрергә тотындылар, Әхәт өстеннән авыр басып ятучылар төшерелделәр.

- Исерек булсалар да, каһәрләр бит, җиңеп булмады үзләрен.

- Бер кешегә биш кеше булгач, ничек җиңәсең ди ал арны.

— Ну, асыл кошлар, үз аягыгыз белән килеп эләктегез, — диде колхозчы Вәли.

Ул ара да булмады, сельсовет председателе килеп җитте.

— Иртәгә кадәр каравыл өенә үзләрен, — диде ул.