Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/13

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

13


Әлеге телеграмны юллаганнан соң үткән ун көн эчендә господин Шубин Казанга кайтып җитте.

Муса Салиховның төрмәдә авырып китүе турында язган идек. Шымчы Шубин Бакчасарайдан әйләнеп кайткан арада ул инде тәмам сәламәтләнеп беткән иде.

Господин суд тикшерүчесе, адвокат господин Андреев һәм шымчы господин Шубин мәрхүмә Зөләйханың үләр алдыннан әнисенә язган хатын тотып прокурор каршына бардылар һәм, хатның Зөләйха кулы белән язылганлыгын исбатлап, Муса Салиховның төрмәдән чыгарылуын таләп иттеләр. Өч көннән ул инде төрмәдән иреккә чыккан иде. (...)

Муса әфәнденең төрмәдән котылып чыгуы Казанның бөтен мөселман халкына билгеле булган кебек, күпчелек рус җәмәгатьчелегенә дә мәгълүм булды. Мөсафирханә хуҗасы Габдуллин, Муса әфәнденең төрмәдән ни рәвешле котылуын сорашып белеп, Самарадагы Габденнәсыр әфәндегә: "Муса әфәнде төрмәдән чыкты" дип, кыска гына телеграм сукты.

Муса әфәнде төрмәдән котылып чыкканнан соң ике-өч көн үткәч, өч кеше – Муса әфәнде үзе, Нигъмәтулла әфәнде һәм дә адвокат – господин Андреев Самарага Әхмәди байга кунак булып килделәр. Әхмәди бай үзе дә, гаиләсе дә кунакларны бик шатланып каршы алдылар. Бигрәк тә Хәдичә туташ каләм белән язып бетереп булмаслык дәрәҗәдә сөенде.

Хәдичә туташ гөман кылганча, Муса әфәнде шактый бетерешкән, ябыккан иде. Әхмәди бай господин Андреевтан:

– Ни өчен Муса әфәнденең хәле, сәламәтлеге турында бер дә хат язмадыгыз? – дип сорагач, Андреев аңа:

– Юк! Без сезгә өч хат язып салдык, тик алар сезгә барып җитмәгәннәр, өчесе дә Габденнәсыр әфәнде кулына эләгеп, аңарда торып калганнар,-дип җавап бирде һәм, кесәсеннән өч хат чыгарып:-Менә бу хатлар сезгә атап язылган иде,-дип, аларны Әхмәди байның кулына тоттырды.

Әхмәди байның сөйләвенә караганда, дачасы Самарадан читтәрәк булуы сәбәпле, Әхмәди бай исеменә килгән хатларны шәһәр почтасыннан алу вазифасы Габденнәсыр әфәндегә тапшырылган булган. Ул, күрәсең, Казаннан Әхмәди байга килгән хатларны ачып укып, иясенә бирмичә, аларны үзендә калдыруны файдалырак тапкан. (...)