Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/5

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

5


Өченче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде иртән сәгать тугызда чәй эчеп утыралар иде. Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндедән: – Бүген нинди дә булса төш күрдегезме? – дип сорап куйды.

– Бер нәрсә дә күрмәдем.-диде Муса әфәнде. – Сез үзегез күрмәдегезме соң?

– Мин дә бер нәрсә дә күрмәдем,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде, аннары сүзне икенчегә борды:-Господин Андреев ни вакытта килер икән?

– Вакытын тәгаен әйтмәде, кем белсен ни вакытта киләсен... Шулай аны-моны сөйләшеп утырганда хадим кереп, Муса әфәндегә бер хат бирде. Хат господин Андреевтан иде. Ул рус телендә язылган иде. Тәрҗемәсе болайдыр: "Гыйззәтле Муса әфәнде! Бүген сәгать унбердә сезгә киләм. Үзегез өйдә булып, Габденнәсыр әфәндене дә чакырыгыз. Андреев". Эченнән: "Габденнәсыр нигә кирәк булды икән?"-дип, Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндегә язу язды. (...) Муса әфәнде, ялгызы калгач, тәһарәтләнеп, кәляме шәрифтән4 ясин5 сүрәсен укый башлады. Укып тәмам иткәч, тизме килерләр икән дип, сәгатькә карады. Сәгатьтә янә ун минуттан соң төгәл унбер булачак иде. Янә биш минуттан соң хадим кереп:

– Габденнәсыр әфәнде килде, керергә рөхсәтме?-дип белдерде. Муса әфәнде:

– Рөхсәт! Рөхсәт! Керсен! – дип, урыныннан торып, Габденнәсыр әфәндене каршыларга чыкты.-Әйдә, рәхим итегез, әйдә, рәхим итегез! Бераздан алар икәве бергә бүлмәгә керделәр. Муса әфәнде кунакка утырыр өчен урын күрсәтте. Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утыргач, саулык-сәламәтлек сорашып, хадимне чакырып:

– Безгә берәр касә кофе китерегез,-дип боерды.

– Яхшы, хәзер,-диде хадим.

Хадим чыгып киткәч, Габденнәсыр әфәнде Муса әфәндедән хәл-әхвәл сораштыра башлады. Муса әфәнде аңа үткән көнне үзенең Андреев янына баруын һәм господин Андреевның бүген сәгать унбергә монда киләчәген сөйләде.

Хадим ике касә күтәреп кереп өстәл өстенә куйды.

Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндене:

– Кәрәм боерасыз6,-дип, кофе эчәргә чакырды.

Алар, өстәл янына килеп утырып, кофены эчә башладылар.

– Нигъмәтулла әфәнде кайда соң?-дип сорады Габденнәсыр әфәнде.

– Магазинга киткән иде, бераз эшләре бар икән, хәзер кайтыр,-дип җавап бирде Муса әфәнде.

Шулай тегене-моны сөйләшеп кофе эчкән арада Нигъмәтулла әфәнде кайтып та җитте. Ул, өйгә кереп, Габденнәсыр әфәндедән саулык-сәламәтлек сорашкач, Муса әфәндегә карап:

– Хәзер господин Андреев белән Әхмәди бай да киләләр,-диде һәм тәрәзәгә күзе төшеп:-Әнә килеп тә җиттеләр... Чыгып каршы алырга кирәк,-дип өстәде.

Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде яңа килгән кунакларны каршы алырга чыктылар. Бераздан Әхмәди бай белән господин Андреев, бүлмәгә кереп, саулык-сәламәтлек сорашып, өстәл янына утырыштылар. Нигъмәтулла әфәнде, хадимне чакырып алып, тагы берәр касә кофе китерергә кушты. Ике-өч минуттан кофе килеп, аны эчә башлагач, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап:

– Сез, газизем, Габдуллин номерларында торасыз шикелле? – дип сорау бирде.

– Әйе, Габдуллин номерларында торам.-диде Габденнәсыр әфәнде.

Янә бер-ике минут үткәннән соң, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап, болай дип сүз башлады:

– Муса әфәнденең эшен, ягъни мәрхүмә Зөләйханың үтерелүен тикшерүне округ судына тапшырдылар. Зөләйханың үтерелүеннән соң тикшерүдә табылган нәрсәләр Муса әфәндене үтерүче итеп күрсәтәләр. Асылда Муса әфәнде үтерүче булмаса да. Сез, мөхтәрәм Габденнәсыр әфәнде, округ судында Муса тарафыннан шаһит булып, болай дип әйтерсез: Зөләйха үтерелгән көнне Муса әфәнде кич сәгать сигездә минем номерыма килеп, төнге сәгать уникедә кайтып китте дип. Сез хөкем йортында шулай сөйләсәгез, дустыгыз Муса әфәндегә бернинди дә зарар килмәс, ул котылып калыр. Озын сүзнең кыскасы, мәрхүмә Зөләйха үтерелгән кичтә Муса әфәнде минем номерымда иде, диярсез. Шул рәвештә сөйләсәгез, Муса әфәндегә хөкем йортында бер нәрсә дә булмас...

Господин Андреев сүзен тәмам иткәч, Габденнәсыр әфәнде, гәрчә Муса әфәнде ул кичтә аның номерына килмәгән булса да: – Бик яхшы, – дип, господин Андреев өйрәткән сүзләрне хөкем йортында сөйләргә вәгъдә кылды. (...)

Әхмәди бай да, өенә кайткач, господин Андреев биргән бу гүзәл киңәш турында хатыны белән кызына сер итеп сөйләде. Хәдичә туташ, мондый сөенечле хәбәр ишетеп, кәгазьгә язып бетерә алмаслык дәрәҗәдә шатлык хисе кичерде.