Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/9

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

9


Икенче көнне, иртәнге сәгать унберләрдә, Нигъмәтулла әфәнденең өендә Әхмәди бай белән өй хуҗасы чәй табыны янында сөйләшеп утыралар иде. Алар хәзер генә Муса әфәнденең хәлен белеп кайтканнар. Муса әфәнде сырхауланып киткән икән, шуңа күрә Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнденең кәефләре аеруча төшенке; сүз саен: "Йа Аллаһы, әстәгъфируллаһ!"-дип кабатлыйлар; "Бер дә юкка һәлак булды! Ун ел каторга хезмәте бит, ничек түзмәк кирәк! "-дип офтаналар иде.

Шулай кайгырышып утырганда хезмәтче кереп:

– Господин Андреев килде. Рөхсәт бармы? – дип белдерде.

– Рөхсәт, рөхсәт, керсен! – диде өй хуҗасы.

Ярты минуттан ишектә сезгә мәгълүм адвокат – господин Андреевның озын гәүдәсе күренде. – Сәламәтләрмесез?

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер! – диде Нигъмәтулла әфәнде һәм утырыр өчен кунакка өстәл яныннан урын күрсәтте. Андреев утырды. Бүлмәдә беразга гына тынлык урнашты. Сүзне беренче булып Әхмәди башлап җибәрде.

– Җинаять көнендә Муса әфәнде Габденнәсырга бармаган булгач, кайда булган соң ул?-дип сорады ул господин Андреевтан.-Сезгә, адвокат кешегә, Муса әфәнде бу турыда сер итеп сөйләгәндер бит?

– Дөрес! Дөрес! Муса әфәнде бу хакта миңа барлык серләрен сөйләде. Әмма сер итеп әйтелгәнне башка кешегә фаш итүне мин үзем өчен зур гаеп саныйм. Сезгә фәкать шул кадәресен генә әйтә алам: Муса әфәнде үтерүче түгел! Гәрчә үтерүче буларак гаепләнсә дә. – Йа Хода! Ни була инде бу? Кешене бер гаепсезгә каторга хезмәтенә озатсыннар имеш! – дип куйды Нигъмәтулла әфәнде, еларга җитешеп. Әхмәди бай да күз төпләрен сыпырып алды. Бераз вакыт тын гына утырганнан соң, Нигъмәтулла әфәнде господин Андреевтан: – Инде Муса әфәндегә ярдәм итәрдәй бүтән бер юл да юкмыни?-дип сорады.

– Нишләп булмасын, бар андый юл. Тик аның өчен күп акча кирәк,-диде Андреев.

Нигъмәтулла әфәнде белән Әхмәди бай, утырган җирләреннән дәррәү торып, өсте-өстенә сораулар яудырырга тотындылар: – Нинди юл ул? Сөйлә, тизрәк сөйлә!

– Акча күпме кирәк булса да, табарбыз!

– Әйе, акчадан тоткарлык булмас!

– Тизрәк сөйлә, нинди юл ул? Господин Андреев:

– Юлы менә мондый,-дип, фикерен аңлата башлады.-Әйткәнемчә, Муса әфәнде Зөләйханы үтерүче түгел. Димәк, безгә хәзер иң мөһиме – чын үтерүчене табу. Чын үтерүче табылгач, Муса әфәнде дә каторга хезмәтеннән котылып, иреккә чыга дигән сүз. Ләкин бу эш өчен күп акча кирәк булыр. Акча бирергә разый булсагыз, мин Зөләйханы үтергән җинаятьчене эзләп табу эшен үз өстемә алам. Мин аны һичшиксез эзләп табачакмын!

Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде Зөләйханы үтергән чын җинаятьчене эзләп табарга күпме акча кирәк булса, шулкадәр акчаны господин Андреевка бирергә вәгъдә кылдылар. (...)

Суд тикшерүчесе белән әңгәмәсе вакытында Андреев, әлбәттә инде, алдагы көнне булган хөкемнең нәтиҗәсе турында сүз кузгатты һәм: – Муса Салиховны нахактан һәлак иттек, гөнаһысы сезгә төшәр!-диде.

Суд тикшерүчесе исә:

– Гөнаһысы ни өчен миңа төшсен икән? Муса Салиховның каторга хезмәтенә хөкем ителүенә мин сәбәпче түгел ич! – дип җавап кайтарды. – Бәлки, тулысы белән сәбәпче дә түгелсездер. Ләкин тикшерү вакытында хата юл белән китеп, Муса Салиховны җинаятьче итеп күрсәтә торган нәрсәләрнең һәммәсен сез тупладыгыз бит. Инде, тырышлыгыгызның нәтиҗәсен күреп, бик тә шатлана торгансыздыр. Җинаяте булмаган кеше, үтерүдә гаепләнеп, каторга хезмәтенә китә.

– Гаҗәеп хәл!-диде суд тикшерүчесе.-Хөкем карары дөресме-юкмы, мин моңа сәбәпче түгел. Муса Салиховка бу эштә никадәр ярдәм итәргә теләсәм дә, мин булдыра алмыйм, моның өчен минем дәлилләрем, көч-куәтем юк.

– Алай түгел! Алай түгел! Ярдәм итәргә сезнең көч-куәтегез бар!

– Ничек инде алай көч-куәтем бар?!

– Менә ничек ярдәм итәргә көч-куәтегез бар, – дип кабатлады господин Андреев һәм суд тикшерүчесенә бая Әхмәди бай һәм Нигъмәтулла әфәнде белән булган әңгәмәне сөйләп бирде.-Безгә чын үтерүчене эзләп табарга кирәк. Сез шул эш өчен безгә бер яхшы шымчы бирегез. Без исә чын җинаятьчене эзләп табарбыз. Чын җинаятьче табылгач, Муса Салиховны да азат итәрләр. Йә, сез ни дисез? – Ни дим, яхшы фикер. Без кадәри хәл ярдәм итәргә тырышырбыз. Тик бу эштә шымчының бик зирәге кирәк булыр. Мин сезгә господин Шубинны тәкъдим итәм, аңа бу эш яхшы ук таныш та.

– Бик яхшы, бик яхшы. Алайса бүген үк господин Шубинны безгә җибәрегез, – дип, господин Андреев саубуллаша башлагач, суд тикшерүчесе, аны туктатып:

– Сабыр итегез, господин Шубин монда, минем өемдә. Күрергә теләсәгез, ул хәзер керер, – диде дә шундук бүлмәдән чыгып та китте. Бераздан ул, господин Шубинны ияртеп, яңадан господин Андреев янына килеп керде. Суд тикшерүчесе, Шубинга карап:

– Менә господин адвокат әйтә, Зөләйханы үтерүче Муса Салихов түгел, ди. Чын җинаятьчене эзләп табарга теләк белдерә. Чын җинаятьче табылгач, әлбәттә, Муса Салихов азат булачак. Сез шул чын җинаятьчене эзләшергә ризамы? – диде.

– Баш өсте, бик ризамын. Эзләшербез. Йөзгә кара килмәс дип уйлыйм. Җинаятьчене эзләп табарбыз. Миңа инде үтерүченең кем икәне дә мәгълүм. Муса Салихов, бичара, үтерүдә гаепләнеп, хөкем ителсә дә, ул үтерүче түгел.

Господин Шубин авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч, суд тикшерүче белән адвокат, гаҗәпләнеп, икесе берьюлы:

– Алайса кем сон Зөләйханы үтерүче? Кем, тизрәк сөйлә?-дип кычкырып җибәрделәр

– Зөләйханы үтерүче – Габденнәсыр Хәбибуллин, башка кеше түгел, – дип җавап бирде Шубин.

Суд тикшерүчесе белән адвокат, ни дияргә дә белмичә, аптырашка калып, берникадәр вакыт дәшми тордылар, аннары господин Шубиннан: – Зөләйханы үтерүче Габденнәсыр Хәбибуллин икәнен сез каян белдегез? – дип сорадылар.

Господин Шубин хөкем тәмамланган кичне "Царьград" чәйханәсендә булган вакыйганы сөйләп бирде. (...)