Киләсе адрес буенча яңа бит төзәргә кирәк: Башбит/Анонслар/2024/17.
Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине; Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине! Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят; Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят! Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып, Әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып. Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп; Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.
…шулай ук Тукайның бүтән әсәрләрен карагыз.