XX
Маһруйны ире Җиһангир әфәнде үлемнән коткарып калса да, элмәк һәм хисапсыз авыр хәсрәт сәбәбеннән ул тәмам хәлсезләнгән иде. Хезмәтченең үлеме белән тикшерүченең дә тәфтише төгәлләнгәч, Маһруйны полициядән төрмә-хәбесханәгә күчереп, авыруы сәбәпле, хәбесханәнең хәстәханәсендә ятак бер караватка салдылар. (... )
Шушы хәлендә Маһруй хәстәханәдә ике атналап ятты. Аның авыруы көннән-көн көчәеп, көч-куәте тәмам бетте. Ул көчкә генә сулыш ала, үлеп барган кеше кебек, ихтыярсыз күзләре ябыла иде. Кулын күтәрергә һәм хәрәкәтләндерергә көче-тәкате калмыйча, аның кул-аяклары салкыная башлады. Шул рәвешчә күпмедер вакытлар аңгы-миңге ятканның соңында Маһруй бер көнне каты йокыга китте. Шундый йокыга ки, аның сулыш алуы да, кул тамырының кан тибеше дә ишетелми башлады.
Табиб килде, Маһруйның кан тибешен тикшерде, күзен ачып карады:
- Үлгәнме? - дип сорады аңардан фельдшер.
- Әлбәттә, үлгән. Күрәсең ич, - диде табиб һәм, китәр алдыннан, Маһруйны, мәетләр өчен билгеләнгән бүлмәгә күчерергә боерык бирде.
- "Ни сөйлисез, мин үлмәдем... Мин сәламәт, һәр сүзегезне ишетәм",-дип, Маһруй кычкырырга теләсә дә, сүз әйтү түгел, иренен дә кыймылдата алмады. "Йокы бу, үлем түгел... Ләкин үзем йокыдан уяна алмыйм. Йокым тәмам булыр, уянырмын",-дип уйлап, Маһруй хәрәкәтсез ятуында дәвам итте.
Ул арада хәбесханә конторы, рәсми кәгазь язып, имам әфәндегә Маһруйның
вафатын хәбәр итте һәм мәетнең ислам шәригате таләбенчә дәфен кылынуын[29] үтенде.
Искәрмәләр
|