Зур гөнаһлар (Бигиев)/XXI

Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

XXI


Икенче көнне икенде намазы вакытында "тере мәет" һәм имам әфәнде каберстанда әзер булсалар да, 1888 - 1889 нчы елларның кышы гаять салкын һәм карсыз килүе сәбәпле, җир бик туңган булып, кабер тәмамланмыйча, нибары бер аршин тирәнлегендә генә казылган иде.

- Ничек булса да күмәргә кирәк. Әйдә, казыгыз,-дип әмер бирде имам хәзрәтләре. Кабер казучылар имамга кардәш тиешле кешеләр иде.

- Җук, хәзрәт, җук, берничек тә бүген казып бетерә алмабыз. Карагыз, җир теш кадәр генә булып куба, бик туңган. Бүген күмә алмабыз, хәзрәт, - диделәр алар.

- Ничек булса да дәфен кылырга кирәк. Бераз казыгыз да, ярар... ләхет алырсыз...

- Җук, хәзрәт, артык казырга тәкать тә, куәт тә калмады, кич тә җитте. Салкынга һич чыдарлык түгел, көне буе шул салкында торабыз.

- Бүген дәфен кылмасак, мәетне нишләтербез икән? - диде хәзрәт.

- Мәетне монда калдырырбыз. Иртә намаздан соң килеп, каберне казып бетерербез дә күмәрбез.

Шулай дип, кабер казучылар, биш-ун минут эчендә әйбер-коралларын җыеп, атны чанадан тугардылар да, Маһруйны өстенә ябылган иске киемнәре белән чанада калдырып, ахшам намазы вакытында каберстаннан кайтып киттеләр.

* * *

...Маһруйны каберстанда калдырып киткәннән соң ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, ул айный-уяна башлады. Биш-ун минут эчендә тәмам уянып бетеп: "Йа Рабби, кабер эчендәменме?!" - дип, бераз хәрәкәтләнеп, кулы белән кәфенен ачты да: " Аллага шөкер! Күмелмәгәнмен икән!" - диде. Бераздан ул торып утырмакчы булды, ләкин хәле-куәте юклыктан, гәүдәсен күтәрә алмады. Бу сәгатькә кадәр көн гаять суык булса да, Маһруй уянган вакытта, хикмәти Хода, һава үзгәреп, тәмам җылынып киткән иде.

Шул рәвешчә тагын ун-унбиш минутлар вакыт үтте. Ниһаять, Маһруй, бөтен көч-куәтен җыеп, яткан җиреннән торды, өстенә ябылган иске киемен зур мәшәкать белән киеп һәм кәфен кисәкләрен аягына чорнап, каберстаннан чыкты да өенә таба юнәлде.

Искәрмәләр