Яңа килен (Алиш)/Киленсез каенана

Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Киленсез каенана


Җыйнак кына тәрәзәләре белән урамга караган өй. Морҗасыннан төтен чыгара. Төтен җирдә буталып үрелә дә каядыр бушлыкта югала. Өйнең тәрәзә алдындагы урынында биек итеп нигез салынган. Өй җылы булсын өчен, тәрәзәләрне кич белән ябып калдыралар...

Өй эче тын. Шәриф абзый хайваннар янына чыгып киткән, ахры, Мәхүп әби, берүзе генә мәш килеп, ялкынланган мич каршында азаплана. Мич ялкыннары, аның җыерчыкланып килгән битен яктыртып, күптән үткән яшьлек сызыкларын эзлиләр, ләкин алар еракта.

Утыз ел элек Мәхүп бу йортка яшь килен булып төшкән иде. Каенанасы, авыр туфрагы җиңел булсын, усал адәм булды. Якты дөнья йөзендә дә иркенлек күрсәтмәде. Кыенлык озакка бармады: каенана үлде. Мәхүп йортта үзе баш булып калды...

Исәпләп карасаң, әйтергә генә җиңел: утыз ел! Һаман шул килен хезмәтеннән башы айныганы юк: һаман шул кичтән карабодай коймагын әчегә изеп калдырасың, иртә таңнан торып мич ягасың. Тик бер генә нәрсә үзгәргән: өстән карап торучы каенана юк. Синең коймагың көеп китсә дә, тозлы яки камыры төче булса да, тиргәүче кеше юк — Мәхүп әби үзе баш.

Күптән инде Мәхүп әби үзе каенана булуны исәпли башлаган иде. Аның кул арасына керердәй беркеме дә юк. Кыз-кыркының да булмагач, бик җайсыз була икән ул. Бердәнбер бөртек, күз өстендәге каштай кадерле Әхәтләреннән башка беркемнәре дә юк бит аларның. Мәхүп әби Әхәтнең үсүен өзелеп көтте: «Киленем булыр иде», — диде. Шәриф абый, Әхәт тугач ук: «Малай туды, кулдан көрәк китте...» — дип, күңеленә беркетте. Әйе, ул кул арасына керер иде шунда...

Шәриф абзый — йомшак кеше. Мәхүп әби ни кушса, шуңа күнә. Шуңа күрә авыл халкы ал арны «Мәхүп абзый», «Шәриф абыстай» дип йөртәләр иде.

Бу сүзләр үзләре үк хуҗалыкта кемнең баш икәнен күрсәтеп тора.

Әхәт үсте, буйга җитте. Урамга чыгып йөри башлады. Мәхүп әби менә бүген, менә иртәгә килен була дип көтте. Шәриф абзыйның да теләге үтәлде: Әхәт кул арасына керә башлады.

Әмма Мәхүп әбинең бар өмете юкка чыкты. Көннәрнең берендә Әхәт, ашарга утыргач, сүзне Мифтахларның пыяла заводына эшкә китүләреннән башлап алып китте. Үзенең дә шунда китәсе килүен белдерде:

— Өйдә артык эш юк әле дим, әти үзе дә башкарыр. Кыш көне нишләп тик ятарга?

Шәриф абзый, эшнең әзме-күпме икәнлеге турында әйтергә иренен кыймылдатса да, малаена авыр сүз әйтеп хәтерен калдырудан курыкты. Бигрәк тә, Мәхүптән алга чыгып ничек кисеп куясың, шуңа күрә хатынының ни әйтәсен көтте.

Мәхүп әби килен өмете җимереләчәген белеп көенде: «Ул анда китеп кайчан аннан кайтачак?» Шуңа күрә үзенең бу хактагы карарын кискен чыгарды:

— Китмәссең дә, йөрмәссең дә. Тәгамебез сиңа да, барыбызга да җитәрлек. Хәзер печән ташыр вакыт җитә, утыннар кар астында кала. Шул алтмыш яшьлек ак сакалга, оялмыйча, йортны ничек калдырып чыкма кели-сең?

Шәриф абзый, үзенә илле яшь тә булмаганны белсә дә, карарны куәтләде:

— Әйе шул, бар җирем сызлый. Миндә күп рәт юк инде, балакаем, — дип куйды.

Малай карышты. Моны сүздә генә дә калдырмады: иртә белән Шәриф абзый хайваннарны эчерергә торганда, инде аның урыны буш иде.

Мифтахлар белән бергәләп Әхәтнең дә, капчык асып, кыр капкасыннан чыгып киткәнен күреп калдылар.

Яктыргач, Батыршалар килене суга барышлый Мәхүп әбиләргә кереп чыкты:

— Пыяла заводына эшкә китәм, ди, әбекәем. Әни догасыннан ташламасын. Каргамасыннар, бәхил булсыннар. Җибәрмәгәч, ризалык бирмәгәч, үзем киттем инде, ди.

Мәхүп әби йомшарды. Шәриф абзыйга ат җиктереп, артларыннан чаптырырга уйлаган иде дә, ул планнан рәт чыкмасын белгәч, тагын туарылды.

— Әрләргәме, каргаргамы, барыбер киткән. Әрләмәсәң, ачу килә...