Яңа килен (Алиш)/Сагыну хаты

Яңа килен
Автор: Абдулла Алиш

Сагыну хаты


Карт белән карчык көн дә бер-берсенә зарланыштылар, ыңгыраша торган булдылар. Урынга ятасың — урак урган чактагыдай бил сызлый, вакыты белән аяк буыннары бикләнәләр, шартлап китәләр. Картлык, картлык. Чакырмыйча, үзе килде. Малай китте, югалды, хәбәре дә юк, дөньяда бармы икән, юкмы икән?

Ике тапкыр кар астыннан уҗым чыкты, чыкты да үсте, үсте дә өлгерде, өлгерде дә урдылар. Ике тапкыр үзенең салкын мамыгы белән кар җир битен япты. Ике мәртәбә елганың калын бозлары, бер-берсенең кабыргаларын кашый-кашый, ярга сыймыйча актылар.

Өченче тапкыр җир туңды. Юлдагы бапчыклар чуер-ландылар, көпчәкләрнең шиннары ялтырады. Өченче тапкыр кыр битенә кырпак кар төште. Куяннар, яңа яуган кар өстендә өч бармак сыйфатлы эз калдырып, солы саламы ашарга, әрбәлектәге кибәкләрдә йокларга ындырларга карап чаптылар. Аучы Мозаффар абзый кылдан ясалган петляләрен рәтләде, капкыннарын җайлады, җилкәсенә ике көпшәле мылтыгын салды да яңа яуган кырпак кар битенә имән чаңгысы белән эз калдырып китте.

Шундый көннәрнең берсендә Мәхүп әби Шәриф абзыйның тузган бияләен ямап утыра иде. Бияләйгә инә кадыйсың, ул синең йөрәккә кадала. Бармакка уймак та киясең — файдасы юк. Куллар үзләреннән-үзләре тегәләр, ә баш башканы уйлый: «Бармы икән Әхәт дөньяда, юкмы икән? Юкка ачуландым, юкка бәбкәемә карыштым...»

Кайтсын иде Әхәт, кайтсын иде! Дөнья хәлен белмәссең: бүген бар - - иртәгә юк. Үткәннәрнең барысын да бәхилләр иде Мәхүп әби, тик кайтсын гына иде Әхәт...

Шундый көннәрнең берендә уйларның чуалган җирендә ишекне ачып керделәр. Мәхүп әби ямый торган бияләен читкә этәрде. Каш өстенә кулларын куеп җентекләп караса да, керүче малайны танымады:

- Кем малае син, бәбкәм?— дип, үрдәк адымнары белән аңа таба килде.

— Мәхүп әби, хат китердем сезгә.

— Хат?! Әллә улым Әхәттәнме икән?

— Белмим, пүкрәтифтән бирделәр.

Мәхүп әби хатны кулына алды да конвертны әйләндереп чыкты. Кайда ертырга икән моны, берәр ачыла торган җире бардыр дип уйлады. Малайдан сорарга оялды.

— Бәбкәм, син укый беләсеңме?

— Беләм, әби, беләм.

Малай бик батырланып кына бүреген салды, бишмәтенең төймәләрен ычкындырып җибәрде. Кызыл галстук, шуны гына көткәндәй, мин монда дигәндәй күренеп китте.

- Бәбкәм, ниең ул муеныңда, комач шарфмы әллә. Кайдан алдың?

— Юк, әби, галстук ул.

— Халсток? Нәрсә соң ул халсток?

— Пионерлар тагып йөриләр.

— Пионерлар кемнәр соң алар?

— Комсомолга алмаш...

«Хомсомол» дигән сүзне әби ишеткән иде инде. Аңлады, ахры, сорауны сузмады. Үткән ел икмәк җыю кампаниясенең уполномоченные булып авылга комсомол килгән иде. Шуңа күрә әбинең күңеленә комсомол икмәк җыючы булып кергән. Хат мәсьәләсе уйларга күп вакыт бирмәде...

Хат китерүче малай мич буендагы кечкенә урындыкка утырды. Бик акыллы башланып, конвертны Мәхүп әби кулыннан алды да буеннан-буена ертып төшерде. Бу Мәхүп әбигә бик уңайсыз тоелды... Ничә елдан бирле өзелеп көткән сагыну хаты әрәм була күрмәсен. Ләкин алай булып чыкмады. Малай борынын сузып кына тартты да укый башлады:

«Хөрмәтлеләрем әткәй һәм әнкәй!

Барчагызга сагынычлы сәламемне җибәреп, сәламәтлегемне белдерәм. Үзем сезнец бәхиллегегездән башка чит җирләргә китеп, Мәскәүдән ерак түгел «Победа труда» дигән пыяла заводында эшлим. Айга йөз егерме сум жа-луния алам. Җәмәгатъләндем дә.

Үзегез ни хәлләрдә торасыз? Бик картаймадыгызмы? Ике елдан артык хат язмавымның сәбәбе...»

Мәхүп әби түзмәде, елап җибәрде. Малай укуыннан тукталып гаҗәпсенде. «Бары да яхшы, ә нигә елый бу карчык? »

«Йөз егерме сум жалуния, кая куеп бетерә икән ул акчаны? Эчә торгандыр, хатыны да булгач, «җәмәгатьлән-дем» дигән бит. Килен булган дигән сүз, ләкин әле ул бик еракта. Булуын булган да, нинди кешедер бит...» Каршылыклы уйлар сугыштылар.

— Безнеңчә язмаганмы әллә, бәбкәм?

— Безнеңчә, әби, яңалиф белән.

— Яңа әлип белән? Ә, беләм-беләм, үзем дә укып йөргән идем. — Мәхүп әби түзмәде: — Бар, акыллым, тиз бул, Шәриф абзыең шунда, йорттадыр. Табып кил, бергәләп укырсыз, үзеңә күкәй бирермен.

Малай тиз генә йөгерде. Мәхүп әби конверт эчен яхшылап карады. Әллә нинди каты кәгазь бар кебек, батырланып тартып чыгарды. Энекәем, сын, Әхәт сынга төшкән! Аның җилкәсенә таянып төшкәне — мөгаллимә кебек кеше — килен була торгандыр инде. Абау, бигрәк килбәтсез: чәчен кырт кискән... Мәхүп әби шул уйлар белән карточканы кат-кат әйләндерде.