Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/1

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

1


Хикәябез гаҗәеп гүзәл бер хикәядер. Аңа керешер алдыннан иң әүвәл вакыйгасының кайда һәм кайчан булуын әйтеп үтик. Хикәябездән укып аңлашылачак вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә булды.

Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казан мөсафирханәләреннән бер олуг һәм могтәбәр мөсафирханә янына бик күп кешеләр җыелган иде. Араларында шундый сүзләр ишетелеп куя иде.

– Ни бар, нәрсә карыйсыз? Ни булган?

– Нәрсә булсын, бүген шушы мөсафирханәдә бер мөсафирә хатынны үтергәннәр. – Гаҗәп! Кем үтергән икән, үтерүчене тотмаганнармы?

– Ул кадәресе әлегә мәгълүм түгел, хәзер полиция белән суд тикшерүчеләре килгәнне көтәләр. Тикшергәч, бәлкем, үтерүчесе дә ачыкланыр.

Җыелган халык әнә шул рәвештә төрле сүзләр сөйләвендә дәвам итте. Бер биш-ун минуттан халык:

– Киләләр! Киләләр! -дип янә шаулашырга тотынды. Килүчеләр-үтерелгән хатын эше буенча мөсафирханәгә чакырган полицейскийлар белән суд тикшерүчеләре иде. Алар, килеп җитеп, җигүле атларыннан төштеләр дә туп-туры мөсафирханәгә кереп киттеләр. Җыелган халык алар артыннан эчкә керергә бик теләсә дә, рөхсәт булмады. Шулай да кешеләр мөсафирханә яныннан таралышмады, нинди хәбәр булыр икән дип, үтә бер кызыксыну, түземсезләнү белән тикшерүчеләр чыкканны көтә башлады. Инде тикшерүчеләр хәл-әхвәлен языйк.

Алар мөсафирханә ишеген атлап керүгә үк:

– Үтерелгән хатын кайсы номерда? – дип, мөсафирханә хуҗасыннан сорадылар.

Мөсафирханә хуҗасы, Габдуллин дигән кеше:

– Унберенче номерда, – дип җавап бирде.

Шуннан соң тикшерүчеләр, Габдуллин белән бергә ташпулатның икенче катына күтәрелеп, әлеге унберенче номерның ишеген ачып, эчкә керделәр. Ике бүлмәле номер иде бу. Урам тарафына караган өч тәрәзәсе бар. Кыш көнендәге кебек, тәрәзәләр икешәр катлы. Номер эчендә ике өстәл, дүрт урындык, ике кәнәфи, бер диван, бер карават тора иде. Идән уртасында – үтерелгән хатын мәете. Аның канга буялган башында пуля җәрәхәтенә охшаш яра бар иде. Хатынның яше егерме ике-егерме өчтән дә артык булмаска кирәк, үзе гаять тә чибәр-гүзәл кыяфәтле иде. Суд тикшерүчесе, мөсафирханә хуҗасына карап:

– Бу хатын сезнең мөсафирханәгездә кайчаннан бирле тора иде?-дип сорады.

– Җомгадан бирле, -дип җавап бирде Габдуллин.

– Исеме ничек?

– Зөләйха, – диде хуҗа әфәнде.

– Хатынның үтерелүен иң әүвәл кем белде? – диде тикшерүче.

– Хезмәтче хатын-хадимә, – дип җавап бирде хуҗа әфәнде.

– Хадимәне монда чакырып китерегез.

Берникадәр вакыттан хадимә килеп җитте. Суд тикшерүчесе аңардан:

– Бу хатынның үтерелгән булуын сез кайчан һәм ничек белдегез? – дип сорагач, хадимә бу рәвешле сөйләп бирде: – Мин иртән үз хезмәтем белән йөри идем. Бу номер яныннан узып барган чагымда, карыйм, ишек яртылаш ачык тора. Кунак хатынның берәр йомышы юкмы икән дип номерга керсәм, аны шушындый хәлдә күреп, бөтенләй котым очты. Хәтта номердан ничек чыкканымны да белмим.

Хадимәнең җавабы тәмам булгач, тикшерүчеләр бүлмәне карарга керештеләр. Ишек янына килеп карасалар, ишек йозагында ачкыч күреп, гаҗәпләнеп калдылар.

– Бу үтерүче дигәне сәер кеше икән, үзе киткәндә ишекне йозагына бикләргә дә оныткан, хәтта аны яртылаш ачык калдырган. Әгәр дә ишекне йозагына бикләп киткән булса, хатынның мәете табылуы кичегер, үтерүчегә дә качар өчен форсат артыр иде. Әллә юкса бу хатын үз-үзен үтерде микән?-диде тикшерүчеләрнең берсе. Икенчесе:

– Юк, үз-үзен үтермәгән. Әгәр дә үз-үзен үтергән булса, янында револьвер һәм үз-үземне үтерәм дигән язуы булыр иде, – дип каршы төште.

Башка тикшерүчеләр дә:

– Әйе, шулай булыр иде,-дип килештеләр.

Шуннан соң швейцарны чакырттылар. Суд тикшерүчесе аңардан:

– Үткән кичтә бу үтерелгән хатын янына кем дә булса килмәдеме?-дип сорады.

– Әйе, мәрхүмә белән бергә бер ир адәм килгән иде,-диде швейцар.

– Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?

– Кич сәгать сигездә килеп, төнге унике сәгатьтә китте,-дип җавап бирде швейцар.

– Төгәл уникедә китүен каян беләсең? – диде тикшерүче.

– Чөнки мәрхүмә белән килгән ул адәм мөсафирханәдән киткәндә миннән: "Сәгать ничә?"-дип сорады. Мин, сәгатькә карап: "Сәгать унике",-дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа өч тәңкә чәйлек биреп чыгып китте.

Тикшерүчеләр, швейцардан бу сүзләрне ишеткәч, мөсафирә хатынның үлеме кичке сәгать сигез белән төнге унике арасында булганлыгын аңладылар. Алар шулай ук швейцардан мөсафирә белән бергә килгән ирнең төсе-кыяфәте турында да сораштылар. Бу сорауга швейцар: – Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы, дип җавап бирде.

Швейцарның мәгълүматларын тыңлаганның соңында тикшерүчеләр номер эчендәге әйберләрне барларга тотындылар. Номер эченнән тикшереп табылган нәрсәләр шулардыр: иң элек, бер сыңар ирләр перчаткасы, сул кулныкы; уң кулныкы юк иде. Әлбәттә, бу табылган сул кул перчаткасы үтерүченең перчаткасы булырга кирәк,-күрәсең, төшереп калдырган. Икенчедән, ике тәрәзә арасыннан ерткалап ташланган бер сурәт – ир кеше портреты табылды. Гәрчә ерткаланган булса да, вак кисәкләрен үз җаена тәртип белән берләштереп каралса, бу сурәтнең нинди кеше икәнлеген танырга мөмкин иде. Швейцарның аңлатуы һәм сөйләвенә таянып, бу табылган сурәтне дә үтерелгән Зөләйха белән үткән кичтә бергә килгән ирнең сурәтедер дип уйларга була иде.

Өченчедән-номер эченнән табылган бер хат. Мөсафирханә хуҗасы үтерелгән Зөләйханың кул язмасын белә икән, аның әйтүенә караганда, бу табылган хат Зөләйха кулы белән язылганга охшый иде. (...)

"Егетләрнең күрке булган Муса әфәнделәренә җан һәм күңел төбеннән чыккан сәламнәребезне күндерәбез. Киң күңеллелек күрсәтеп, бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына килсәгез иде. 2 нче март".

Тикшерүчеләр, бу хатны укыгач, ул һичшиксез үтерелгән хатын белән үткән кичтә бергә килгән кешегә атап язылгандыр дип гөман кылдылар. Хатның Зөләйха үтерелгән көндә язылганлыгын хаттагы число күрсәтеп тора иде. Үтерелү көне дә, хат язылу көне дә бер үк. Тикшерүчеләргә шулай ук мәрхүмә белән бергә килгән кешенең исеме Муса икәнлеге дә хаттан аңлашылды. (...) Икенче көнне мәрхүмә Зөләйханың мәетен дәфен1 кылдылар.