Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/2

Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

2


Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зарур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне кәсептәшләре арасында мәшһүр һәм могтәбәр саналган Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырдылар. Господин Шубин исә, үткен-зирәк шымчы буларак, өч көн эчендә мәрхүмә Зөләйха белән бергә номерга килгән Мусаның нинди кеше икәнлеген һәм кайда торуын ачыклап та өлгерде. Сезләргә дә, хөрмәтле укучыларым, Мусаның нинди кеше икәнлеген аңлатып үтим.

Муса әфәнде Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның улы Салихов иде. Петербургта университет тәмамлаган булса да, әткәсе вафатыннан соң ул сәүдә эше белән шөгыльләнергә керешкән иде. Яше егерме биш-егерме алтыдан артык түгел, үзе өйләнмәгән. Инде менә, Казан байлары арасында һәркемгә билгеле мәшһүр бай Әхмәди Хәмитов үзенең Хәдичә исемле кызын йөз мең сум көмеш акча белән кияүгә биргәнлектән, Муса Салихов шул туташны кәләшлеккә ярәшеп йөри һәм тагы бер айдан аларның никах мәҗлесләре булырга тиеш иде. Муса әфәнденең әткәсе белән бертуган абзасы-Нигьмәтулла исемле кардәше бар иде. Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде.

Муса Салихов фабрикасындагы хезмәтләрен карап кайтты да кичке сәгать сигездә үз өендә ялгызы чәй эчәргә утырды. Нигъмәтулла әфәнде әле кайтып җитмәгән иде. Гәрчә ялгыз ашау-эчү Муса әфәнденең гадәтендә булмаса да, бу юлы ул бик сусаган иде. Кулында – газета. Газетадан мәрхүмә Зөләйханың Габдуллин номерларында үтерелү хәбәрен укый. Үзе елар дәрәҗәгә җиткән, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама. Газета укыганда ул ара-тирә үзалдына сөйләнеп куя. Аның бу үзалдына сөйләшүеннән Муса әфәнденең Зөләйханың җеназа намазында булуы да аңлашыла иде. (...)

Муса әфәнде, бер сүз дә әйтмичә, хәйран калган бер кыяфәттә уйга батып утыра бирде. Шул рәвештә чәйләп утырган вакытта бая самавыр китергән хадим кереп, Муса әфәндегә карап:

– Әфәндем, сезне бер адәм күрергә тели, кертергә рөхсәт булырмы?-дип белдерде. Муса әфәнде, утырган җиреннән торып, хәвефкә калган кеше сыман, калтыравык тавыш белән:

– Нинди адәм?-дип сорады.

– Белмим, әфәндем, исемен сораган идем, әйтмәде. Бик зур йомышым бар, ди.

– Бар, исемен белеп кер,-диде Муса әфәнде. Хадим чыгып китте. Бераздан яңадан кереп:

– Әфәндем! Сезне күрергә теләгән адәмнең исеме-Иван Иванович Шубин,-диде.

– Шубин?!-дип кабатлап сорады Муса әфәнде, гаҗәпләнеп. Чөнки ул Шубинны күреп белмәсә дә, аның исемен һәм сыщик-шымчы икәнлеген ишетеп белә иде. "Нинди йомышы бар икән?" – дип эченнән уйлап куйды Муса әфәнде һәм хадимгә господин Шубинны кертергә рөхсәт бирде. Бер-ике минуттан ишекләр ачылып, бүлмәгә урта буйлы, кара сакаллы, озын кара чәчле бер рус килеп керде. Бу рус-мәгълүмегез господин Шубин, Муса әфәндене эзләп табарга боерылган шымчы иде. Муса әфәнде, господин Шубин белән күрешеп:

– Рәхим итегез,-дип, аңа утырыр өчен урындык күрсәтте.

Господин Шубин, күрсәтелгән урынга утырып, сәламәтлек сорашкач, Муса әфәнде кунакны хөрмәтләү өчен хадимгә чәй китерергә кушты. Аннары, господин Шубинга таба борылып:

– Безгә нинди йомышыгыз төште?-дип сорады.

– Юк, юк! Сездә әллә ни зур йомышым юк. Габдуллин мөсафирханәсендә, унберенче номерда, бер мөсафирә хатынны үтергәннәр, бәлкем, ишеткәнсез дә, шул хакта килдем.

– Әйе, ишеткән идем, менә бүген газетадан да укыдым,-диде Муса әфәнде. Господин Шубин, хуҗаның күзләренә туры карап:

– Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?-дип сорады.

– Юк! Юк! Белми идем,-дип җавап бирде Муса әфәнде. Господин Шубин, бераз уйланып торгач, мәрхүмә Зөләйханың номерыннан тикшерү вакытында табылган хатны кесәсеннән чыгарды да, Муса әфәндегә таба сузып:

– Менә бу хатны Зөләйха тере чагында сезгә язган булган. Бу хат сезнең мәрхүмә Зөләйха белән белеш-таныш булуыгызга дәлил,-диде. Муса әфәнде хатны кулына алып укыды да:

– Дөньяда Муса әфәнде фәкать бер без генә түгелдер, хатның Муса исемле кешегә язылуыннан гына андый нәтиҗә чыгарып булмый, – дип, хатны кире Шубинга кайтарып бирде.

Господин Шубинның күзе шулчак янындагы өстәл өстендә яткан сыңар перчаткага төште. Перчатка ирләр перчаткасы һәм уң кулныкы булып, ул үтерелгән Зөләйха номерыннан тикшерү вакытында табылган сыңар перчатканы хәтерләтә иде. Номерда табылганы сул кулныкы булса, монысы – уң кулныкы. Төсе һәм үлчәме дә бертөрле.

Господин Шубин, перчатканы өстәл өстеннән кулына алып, Муса әфәндедән:

– Әфәндем, бу перчатка сезнекеме? – дип сорады.

– Әйе, минем перчаткам.

– Икенчесе кайда?-диде Шубин.

Муса әфәнде ачу сизелеп торган тавыш белән: – Мин мондый сорауларга җавап бирмимен,-дип кырт кисте.

– Әфәндем, хафаланмагыз, сезгә бу эштә бернинди дә зарар булмас, сез бу эштә фәкать шаһит кенә булырсыз. Господин Шубин телдән шулай дисә дә, күңеленнән бүтәнчә уйлый, ягъни Муса әфәндене Зөләйханы үтерүче дип саный иде. (...) "Париж"-Казандагы олугь һәм могтәбәр бер чәйханә иде. Бу чәйханәдә господин Шубинны, нинди хәбәр белән килер икән дип, үзе кебек үк сыщик-шымчылар көтәләр иде. Биш-ун минут эчендә атлар господин Шубинны "Париж" чәйханәсенә китереп тә җиткерделәр. Шубин аттан төште дә кучерына:

– Бераз сабыр ит, мин хәзер чыгармын,-дип, чәйханә ишегеннән кереп, югары этажга менеп китте, Шубинны көтүчеләр аны: "Озак, бик озак!" "Нинди хәбәр? Нинди хәбәр?" – кебек сораулар белән каршы алдылар. Господин Шубин хәл-әхвәлне булганынча түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның сүзләреннән һәркайсының аңында "Зөләйханы үтерүче-Муса, Муса!" дигән ныклы фикер калды. Шуннан соң господин Шубин, чәйханәдән чыгып, өенә кайтып китте.